Алкоголь инспекциясе белгечләре халыкка кулланучылар хокуклары турында сөйләде
Республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар "Кулланучылар хокуклары" темасына әңгәмә үткәрде. Белгечләргә сораулар бик күп булмаса да, өлкәннәр чарадан канәгать калды, чөнки алар аралашу, яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге алды.